Свадебный КАТАЛОГ
- Банкетные залы, кафе
- Свадебные салоны Казани
- Мужские костюмы на свадьбу, никах
- Организаторы, агентства
- Прическа и визаж, SPA
- Ювелирные салоны
- Транспорт, лимузины
- Фотографы на свадьбу
- Видеооператоры Казани
- Цветы на свадьбу
- Торт и каравай на свадьбу
- Оформители, декораторы
- Ведущие, артисты, шоу
- Свадебный танец
- Подарки молодоженам
- Приглашения на свадьбу
- Гостиницы, базы отдыха
- Свадебное путешествие
- Ассорти
- Выставки и мероприятия
Все о свадьбе
Гөбәдия (Губадия рецепт)
Телеңне йотарлык...
Пешкән гөбәдияне кискәч, тәме ягыннанн да, төсе ягыннан да бер-берсенә туры килә торган ашамлыклар катлам-катлам булып, аерымачык күренеп тора. Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да әзерлиләр, майны күбрәк салалар.
Иң элек тиз өлгерә торган камыр әзерлик. Кастрюльгә су яисә сөт, чүпрә, шикәр комы, тоз, май салып, бөтенесен бергә әйбәтләп болгаталар, аннары, иләгән он өстәп, катырак итеп камыр басалар.
Камыр 10-20 минут торганнан соң, аннан ашамлыклар пешерергә була.
Бер таба гөбәдиягә: 80 г камыр, 350-400 г корт, 1-1,2 кг бүрттерелгән дөге, 200-300 г йөзем яисә башка җимешләр, 10 йомырка, 350-400 г атламай яисә сары май, таба майлау өчен 50 г май.
Әзерләнгән камырны майлы табага салалар. Камыр өстенә башта – бүрттерелгән дөге, аннары калын итеп әзер корт, аннан соң тагын дөге салалар. Дөге өстенә 6-8 мм калынлыгында каты итеп пешереп, вак кына туралган йомырка тагын дөге, өскә парланган йөзем, күрәгә, төше алынган кара җимеш яисә өрек салалар. Эченә бик күп итеп май сибәләр дә өстенә юка гына җәйгән камыр ябып, табадагы камыр белән чит-читләрен чеметеп ябыштыралар. Мичкә куяр алдыннан өстен майлап, валчык сибәләр.
Гөбәдия 50 минутлар чамасы пешә. Табынга гөбәдияне өлешләргә бүлеп кайнар килеш чыгаралар.
Ашларыгыз тәмле булсын!
2010-2021 © Свадебный гуру - свадьба Казань.
Наш адрес: 420029, г. Казань, ул. Сибирский тракт, д.34
Копирование любых материалов для их размещения на других площадках возможно только с письменного разрешения Администрации сайта.
Оставить отзыв