Свадебный КАТАЛОГ
- Банкетные залы, кафе
- Свадебные салоны Казани
- Организаторы, агентства
- Прическа и визаж, SPA
- Ювелирные салоны
- Транспорт, лимузины
- Фотографы на свадьбу
- Видеооператоры Казани
- Цветы на свадьбу
- Торт и каравай на свадьбу
- Оформители, декораторы
- Ведущие, артисты, шоу
- Свадебный танец
- Подарки молодоженам
- Приглашения на свадьбу
- Гостиницы, базы отдыха
- Свадебное путешествие
- Ассорти
- Выставки и мероприятия
Все о свадьбе
Истәлекле көнегез Болгар җирлегендә
Ә яшь парлар үзләренең истәлеле көннәре – никах мәҗлесен шушы изге урын – Болгар җирлегендә үткәрергә теләүчеләр дә шактый күп икән. Мәҗлес югары дәрәҗәдә үтсен өчен монда барлык шартлар да тудырылган. Никахны Ак мәчеттә, аның янәшәсендәге кафеда да үткәрергә мөмкин. Игътибар: никах уткәрергә бер ай алдан язылу мәҗбүри. Мәҗлесне мәчетнең резеденциясендә дә уздырырга була. Резиденция 45 кешегә каралган. Шулай ук 60-70 кешелек заллар да бар. Мәҗлесне мәчет янындагы кафеда уздыруны да алдан кайгыртырга кирәк. Менюны һәр пар инвидуаль рәвештә үзе сайлый. Кафеда төрле халыкларга караган кухня ризыклары әзерләнә. Бәясенә килгәндә, гадәттә бер кешегә 600 сумнан 1200 сумга кадәр.
Болгар җирлеге – Ак мәчеттә никах уздырырга теләге булган парлар биредәге киңәшләргә күз салуы сорала:
1. Никахны Болгарда үткәрергә теләгегез булса, башта 89274053560 телефоны аша үзегезне борчыган сорауларыгызга җавап алып мәҗлес көнен төгәл билгеләгез.
2. Никахны мәчеттә, ә мәҗлес тантанасын кайда уздырачагыгызны да онытмагыз. Кафе белән элемтәгә кереп, меню төзегез.
3. Никахка чакырасы кунакларның исемлеген төзеп, һәрберсенә алдан хәбәр итегез. Болгарга ничек бару маршрутын да төгәл итеп аңлатырга онытмагыз.
4. Никах көнендә хатын-кызларга яулыклар алырга онытмагыз, ачык киемнәр кимәгез.
5. Ир-атлар түбәтәйдән булсалар бик күркәм була.
Мәчет янәшәсендә 160 кеше сыярлык "Чынгызхан" кафесы урнашкан. Ак мәчеттә никах укытканнан соң, әлеге кафеда мәҗлес табынын үткәрергә була.
Ак мәчеттә никахны бушлай укыйлар. Шулай ук -фото,-видеога төшерү дә каралаган. Альбом бәясе – 3000 сум. Әлеге альбом битләрендә бәхетле көнегезнең хәтирәләре озак еллар сакланыр.
2010-2019 © Свадебный гуру - свадьба Казань.
Наш адрес: 420029, г. Казань, ул. Сибирский тракт, д.34
Копирование любых материалов для их размещения на других площадках возможно только с письменного разрешения Администрации сайта.
Оставить отзыв