Свадебный КАТАЛОГ
- Банкетные залы, кафе
- Свадебные салоны Казани
- Мужские костюмы на свадьбу, никах
- Организаторы, агентства
- Прическа и визаж, SPA
- Ювелирные салоны
- Транспорт, лимузины
- Фотографы на свадьбу
- Видеооператоры Казани
- Цветы на свадьбу
- Торт и каравай на свадьбу
- Оформители, декораторы
- Ведущие, артисты, шоу
- Свадебный танец
- Подарки молодоженам
- Приглашения на свадьбу
- Гостиницы, базы отдыха
- Свадебное путешествие
- Ассорти
- Выставки и мероприятия
Все о свадьбе
“Хәләл бәйрәм”гә барыргамы, юкмы?!
Бер көнне телефоныма бер танышым шалтырата. Тавышы бик тә борчулы. Сөйләшә торгач, аның нинди мәшәкатьләр белән йөрүе аңлашылды. “Иремнең бертуган абыйсы хәләл туйга чакыра. Нишләргә икән? Бармасаң ачуланырлар кебек, барсам ничек утырыбыз?! Хәләл мәҗлестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә бардыр бит.” – дип үзенең икеләнүләре белән бүлеште.
“Һәрхәлдә барырга кирәк! – дип киңәш бирдем мин дустыма. Телефонның трубкасын кую белән үземне дә бу сорау борчый башлады. Кайберәүләр “хәләл” төшенчәсен азык-төлек мөнәсәбәтенә генә кайтарып калдыра. Дөреслектә, “хәләл” сүзе тормышның һәр өлкәсенә диярлек кагыла: кием булсынмы, күңел ачу, үз-үзеңне тоту һ.б.ш. Хәләл туй, бәйрәм рөхсәт ителгән ризыктан тыш, хәерле сүз һәм дини эчтәлектән, иманлы тамада, алып баручыдан башлана. Ә кунаклар үзләрен ничек тотарга тиешләр соң?! Безнең киңәшләр кайберәүләргә ярдәм итәр дип ышанып калабыз.
- Әгәр дә сезне хәләл бәйрәмгә чакыралар икән, якын кешегезне үпкәләтергә теләмисез икән, ризалашыгыз. Барып котлап кайту, якыннарыгызның, туганнарыгызның бүлешү дән берәүгә дә зыян булмас.
- “Нәрсә киеп барырга?” – дигән сорау, хәләл мәҗлескә барганда гына тумый. Хәләл бәйрәмгә барганда хатын-кызның киеме тыйнак булырга, гаурат урыннары капланырга тиеш. Мондый мәҗлескә һәрхәлдә, кыска итәк киеп барырга ярамый. Башка яулык ябырга, ирләргә түбәтәй алырга онытмагыз.
- Мәҗлес табынына килгәндә хәмер кулланмаска кирәк.
- Бәйрәмдә Коръән аятләрен, сурәләрне, дини эчтәлектәге вәгазьләрне тыңлап, теләкләр теләп утырырга тырышыгыз.
Соңгы елларда туйны хәмерсез уздыру гадәти күренешкә әйләнде. СөбханАллаһ, үзләренең тормышларын хәмердән башка башларга омтылучы парлар елдан ел арта бара. Туйны шәригатъ кушканча үткәрү өчен бүгенеге көндә Татарстанда барлык шартлар да тудырылган. Хәләл кафе – рестораннардан тыш, тамадалар, алып баручылар да җитәрлек. Бары тик теләк кенә кирәк.
2010-2020 © Свадебный гуру - свадьба Казань.
Наш адрес: 420029, г. Казань, ул. Сибирский тракт, д.34
Копирование любых материалов для их размещения на других площадках возможно только с письменного разрешения Администрации сайта.
Оставить отзыв