подготовка к свадьбе, свадьба в Казани, все о свадьбе

Свадебный КАТАЛОГ

Все о свадьбе

(Советы от Гуру)
13 февраля 2020
Букет невесты 2020
Тренды в цветочном мире, что нового предлагают флористы невестам, какие букеты для свадьбы и никаха будут модными


03 февраля 2020
Лучшие дни для свадьбы в 2020 году
Выбираем благоприятные даты для заключения брака, проведения свадьбы и никаха.


10 декабря 2009
Татарская свадьба

Гөрли татар туйлары...

Татар халкы гореф-гадәтләргә һәм йолаларга бик тә бай. Онытыла барганнары да бүгенге көндә яңадан кайта башлады.
Туй үткәрү йоласы татарларда ни рәвешле үткәрелә? Әйдәгез шул хакта гапләшеп алыйк...
Гөрли татар туйлары...

Ниһаять синең тормышыңда шундый зур шатлыклы вакыйга. Синең мәхәббәтең сиңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады... Бер карасаң шундый шатлыклы көн, ә икенче уйласаң... алда күпме мәшәкатьләр, борчулар. Әлбәтта болар барысы да куанычлы, шулай да нәрсәдән башларга соң?! Беренче чиратта никах тантанасын үткәрү турында уйларга кирәк. Никах Ислам шаригате кануннары буенча язылышу дигәнне аңлата. Бүгенге көн замана яшьләре гадәттә, никахны мәчеттә үткәрүне кулай күрә. Моның әлбәттә уңайлы яклары күп. Иң беренче егет ягы әти-әниләре кызның әтисеннән аның кулын сорарга киләләр. Ризалык алгач, никахны кайда уздыру мәсьәләсен чишәргә кирәк. Мәсәлән, никахны Казанның иң күркәм мәчетләренең берсе Колшәрифтә үткәрергә уйласагыз түбәнгәге киңәшләрне истән чыгармагыз.

  • Никах тантанасын уздырасы көннең датасын билгеләгез. Шуннан соң гына мәчеткә барып андагы кагыйдәләр белән танышыгыз. Үзегезне борчыган сорауларны бирергә онытмагыз;
  • Никахка чакырасы кунакларның исемлеген төзеп, һәрберсенә дә алдан хәбәр итегез. Мәчетнең кайда урнашуын, никах тантанасы сәгать ничәдә үткәрелүен әйтегез;
  • Никах көнендә хатын-кызларга яулыклар алырга онытмагыз, ачык киемнәр кимәгез;
  • Ир-атлар түбәтәйдән булсалар бик күркәм була;

Кияү колагына:

  • Сөйгәнеңне куандырасың килсә, чәчәк бәйләме-букет алырга онытма;
  • Иң мөһиме, кияү кәләшкә “мәһер” бүләк итәргә тиеш. Ул гадәттә алтын алка, йөзек, муенса була ала. Кәләш аны никах тантанасында риза итеп кабул итеп ала.

Колшәриф мәчетендә никахны бушлай укыйлар. Шулай да кайбер тәкъдимнәр бар.

  • Фотоальбом ясату – 2500 сум;
  • Видеокамерага төшерү – 2200 сум;
  • Никах таныклыгы – 300 сум;
  • Никах мәҗлесен чәй табыны белән дә үткәрергә була. Ләкин бу очракта кунакларның саны 22 дән дә артмаска тиеш. Чәй тантанасын үткәрү өчен сәгатенә 2 мең сум. Тантана үткәрелергә бер сәгать вакыт кала, табын әзерләргә дип яшь парларның якыннары килә. Табын әзерләшергә булышалар. Әлбәттә, табынга төрле ризыклар куярга мөмкин. Ләкин хәрам, ягъни мөселманнарга тыелган ризыклар куелмый.

Никахның төп шарты булып, егет белән кызның Ислам динендә булулары, балигъ яшенә җитүләре һәм туган булмаулары тора. Никах мәчеттә укылмаса, аны гадәттә кыз ягында үткәрәләр. Никах тантанасында ике шахит булу да кирәк. Алар ир кешеләр булырга тиеш. Никах уку дәвамында мулла гаиләдә хатын-кыз белән ир-атның роле, вазыйфалары турында вәгазь сөйли. Коръәннән сүрәләр укый. Кияү белән кәләш иман кәлимәсен әйтеп, гаилә корырга әзер булуларын җиткерәләр. Шулай ук, кияү үзенең кәләшенә мәһер бүләк итә.

Никах мәҗлесе мул итеп әзерләнгән табын янында дәвам итә. Яшь парларны котларга дип әти-әниләре, туганнары җыела, алар яшьләргә бүләкләр бирәләр. Таталарда шулай ук туй мәҗлесен аерым да үткәрәләр. Ул ЗАГС та язылудан башлана. Берәр кафе яисә ресторанда уздыру гадәти күренешкә әйләнде. Шулай ук егет йортында киленне каршылау күркәм бер традиция. Кайнана киленен ак мендәр белән “Төпле аягың белән” дигән сүзләр белән каршылый. Теле баллы һәм йомшак булсын өчен бал, май каптыра. Килен кеше кияү йортын бизәү гадәте бүгенге көндә дә очрый. Ләкин мондый күренешне авылда ешрак очратырга мөмкин. Кыз йорт интерьерын үзе алып килгән чаршаулар белән бизи.
Менә шулай уза татар туйлары. Ничек кенә гөрләп узса да, бу вакыйга яшьләрнең тормышында бер генә булсын, гомерлек кенә булсын иде.
 

Поделиться с друзьями
Читать еще
1 ИЛЬШ@Т 31 июля 2010
ИНТЕРЕСНО.СО СМЫСЛОМ.
2 supertamada 30 августа 2010
красивый и сочный текст на родном языке. рахмат

Оставить отзыв

Имя *:
E-mail:
Комментарий *:
Подтвердите, что вы не робот и ответьте:
0+5=
Присоединяйтесь к нам!
Свадебный Гуру — интернет-проект для тех, у кого намечается свадьба в Казани, кто помогает готовить этот праздник. На портале они найдут все для свадьбы. Полезные и удобные свадебные фотогалереи и сервисы (бюджет свадьбы, список дел, записная книжка невесты) позволяют нам называть сайт виртуальным помощником при подготовке к свадьбе. строке поиска слова: «свадьба Казань» или «свадьба в Казани», что бы узнать все предложения свадебной и праздничной сферы нашего города. Для этих целей и открылся портал Свадебный Гуру.

2010-2020 © Свадебный гуру - свадьба Казань.
Наш адрес: 420029, г. Казань, ул. Сибирский тракт, д.34

Копирование любых материалов для их размещения на других площадках возможно только с письменного разрешения Администрации сайта.

Наверх ↑