Туй мәҗлесе “Мәхәббәт корабында”

Опубликовано на сайте svadebnyigu.ru 07 апреля 2011
Сценарий свадьбы на татарском языке

Беренче табын. Закускалардан авыз итү.

 

Тамада:

Тормыш итү – диңгез кичү, диләр. Ә тормышлар дулкыннарсыз булмый инде ул. Гаиләне шушы дулкыннардан саклап калса, бары тик чын МӘХӘББӘТ, СӨЮ генә саклап кала ала. Кадерле кунаклар, дуслар һәм туганнар, без бүген “Мәхәббәт корабында” олы юлга, _________________(фәләновларны) тормыш дигән сәяхәткә озатырга дип җыелдык. Ай-һай авыр да, катлаулы да, шул ук вакыт та мавыктыргыч та, ләззәтле дә бу сәяхәт. Тормыш итүне сәяхәт итү димичә ни диясең тагын. Әйдәгез әле, бүгенге көнне онытылмаслык итеп, кызыклы үткәрик. Мәхәббәт корабына, аның хуҗаларын, кияү белән кәләшне көчле алкышлар белән каршы алыйк. Рәхим итегез! 


(Кунакларның алкышлары астында залга кәләш белән кияү керә). 

 

Хөрмәтле _________________________________________________!

Сезнең бүген кызыл туеыгыз. Бу бик тә бәхетле көн! Ә алда андый көннәр хисапсыз булсын иде. Сез менә хәзер генә беренче адымнарыгызны атладыгыз. Олы тормыш юлындагы уртак адымнарыгыз. Бәхетле, татау тормыш, гомерлек мәхәббәт тели сезгә бүген бар җиһан. Онытмагыз! Кешенең чын, олы бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлын кулга-кул тотынышып, авырлыкларны җиңеп, бер-берегезне аңлап, саклап, бер-берегезгә юл биреп үтегез тормыш юлын.

Гаилә кору – зур юллар башы,

Юлларыгыз һәрчак ак булсын.

Тормыш гөрләп чәчәк атсын

Чәчәкләре мәңге саф булсын

дигән теләктә, мәҗлесебезне башлап, бокалларыбызны күтәрик. Һәм дә бер җыр тыңлап алыйк әле. Ә сез кунаклар бер зур гаилә кебек, күңел ачып, ял итеп, ризыклардан авыз итеп утырыгыз. Олы хис – мәхәббәт хисе безнең корабтан ташып торсын, сәяхәтебез буе озатып барсын. Мәхәббәт өчен!

  

Музыкаль пауза. 

 

Тамада: 

Пар былбыллар кавышкандай,

Ничек кавыштыгыз сез?!

Бу кадәр матур пар булып

Ничек табыштыгыз сез?!

диясе килә безнең парларыбызның йөзләренә карагач. ___________(егет исеме) бүгенге мәҗлескә синең сөйгәнеңнең якыннан-якын туганнары, дуслары килгән. Алар сине читтән генә күзәтеп утыра торганнардыр әле. Кара аны сыната күрмә. Ә сынаулар сине бүген күп көтә әле. Тагын шуны да искә төшереп үтим. Татарларда кәләш урлау гадәте бар. Авыз ачып утырсаң, хатынсыз да калуың бар. Кәләшне күздән ычкындырмагыз. _______(кияү исеме)! Искә төшер әле беренче танышуыгызны. Ничегрәк узды ул?

 

(җавап бирә)

 

________(кәләш исеме)! ..........күргәч синең беренче торйгылырың?

(җавап бирә)

 

Җәмәгать, юкка гына искә алмадык ул танышу, очрашу мизгелләрен.Хәзер бер уен уйнап алабыз. Кияү белән кәләшнең дуслары булган 3 парны чакырабыз. Телевизордан караганыгыз бардыр “Слабое звено” уенын уйнап алабыз хәзер.

Уенның шарты буенча, егетләр урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып торалар. Мин яшь парларга караган сораулар бирәм. Кем җавапны белә , (әлбәттә кызлар җавап бирергә тиешләр) кнопкага басып җавап бирәләр. Кнопка - ул сезнең ирләрегез. Һәр ирнең үз кнопка тавышы булырга тиеш. Мәсәлән сезнең нинди тавыш булачак?!

(тыр-р-р, зиң-зиң, диң-диң һ.б.)

 


Сораулар:

 

Тамада: Менә ичмасам кияү белән кәләшне якыннан да белдек. Җәмәгать, гел утырып кына тормасыннар әле, “Җәннәт алмасыннан” да авыз итсеннәр. (Җепкә алма асып куялар. Кияү белән кәләш бу алмадан мөмкин кадәр зуррак кисәк тешләп алырга тырышалар. Алма җепкә асылынып торганда, моны эшләве авыр. Икесе дә тешләп алганнан соң, тешләгән урыннарының зурлыгын чагыштырып карыйлар. Бу алма сөю ләззәте символы булурак карала. Аннан соң, икесе ике яктан бер үк вакытта тешлиләр. Алай иткәндә тешләве җиңел).

Тамада: Менә бит, бергә-бергә тешләгәндә, бер-береңә ярдәм иткәндә “Җәннәт алмасы” тизрәк тә ашалып бетте, тәме дә татлының-татлысы. Әйдәгез әле бокалларны мәхәббәт өчен күтәрик!

 
Тамада: Сөю-сөелү мәңгелек булсын! Ә хәзер тәнәфес ясап алыйк.Бию залына чакырам сезне, хөрмәтле кунаклар!

(20 мин. биюләр, уеннар).

Тамада: Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. 11 кыз, 10 егет чакырыла. Егетләр эчке түгәрәккә, кызлар тышкы түгәрәккә басып музыкага бииләр. Музыка туктау белән егет-кызлар парлашырга тиеш була. Бер кыз парсыз ялгыз калырга тиеш. Парсыз калган кыз үзенең күңеленә хуш килгән берәр егетне сайлап, уеннан читкә чыга. Шулай итеп бер егет, ике кыз калганчыга кадәр уен дәвам итә. Ә ахырдан аларга җәзаа бирелә.

  

Икенче табын. Беренче кайнар аш китерелә.

  


Тамада: Хөрмәтле кунаклар! Алма алмасыннан ерак төшми” ди безнең халык. Шулай микән ул?! Кияү белән кәләшнең әти-әниләрен дә ачыклар вакыт килеп җитте. Әйдәгез сүзне аларга бирик. Үзләре белән таныштырып китсеннәр әле.

Тамада: Кадерле яшьләр! Үзегезне үстергән, тәрбияләгән әти-әниләрегеәне гомер буе хөрмәт итегез, картлык көнендә таяныч булыгыз. Аларны оныклар белән шатландырып, сөендереп яшәгез! Миңа калса, әти-әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап узсак бик тә урынлы булыр. (җыр башкарыла)

 


Тамада: Нинди туй котлауларсыз булсын инде дусларым. Шулай бит?! Менә күпме кеше җыелган. Аларның һәрберсенең сезгә әйтер сүзе, теләкләре, үгет-нәсыйхәтләре бардыр. Микрафонны сезгә тапшырам. Рәхим итегез.

(Якыннардан котлаулар һәм бүләкләр кабул ителә).

 

Тамада: Сезнең хөрмәткә яңгыраган теләкләр өчен бокалларыбызны күтәрик әле. Сезгә көнләшергә була. Сезнең дусларыгыз күп, туганнарыгыз ышанычлы. Рәхмәт сезгә! Яшьләрне хөрмәт итеп туйларына килгәнегез өчен.

Тамада: Җәмәгать, ашап-эчеп утырып үзебезнең Кытайга килеп җиткәнебезне дә сизмәгәнбез. Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Бирегә 3 кеше чакырыла. Алар кытай таякчыклары белән тәлинкәдәге пешкән дөгене ашарга тиеш булалар. Иң беренче ашап бетергән кеше җиңүче була. Ә тамашачылар сезгә көч биреп, җан атып утыралар. Киттек.

 
Икенче кайнар аш китерелә.

 
Тамада: Карап-карап торам да, тагын бер карап куям. Күзләр генә тимәсен безнең яшьләребезгә. Күзләрендә сөю ялкыны яна. Әйдәгез әле, хисләрегезне тагын бер сынап бер уен уйнап алыйк. Менә сезгә “Мәхәббәт персигы”. Аңа шырпылар беркетелгән. Кәләш шырпыны чыгарган саен үзенең сөйгән хәләл җефетен нинди ризыклар белән сыйлыячагын әйтергә тиеш. Ә инде ир кеше үзенең хатынына рәхмәт йөзеннән нинди комплиментлар әйтер икән. Тыңлап карыйк.

Тамада: Менә бит нинди баллы телле безнең гүзәл парыбыз. Тормышыгыз да бал кебек татлы булсын. Ширбәт ае гомер буе булып торсын.

 
Музыкаль тәнәфес.

(Чәк-чәк, каклаган каз чыгарыла. 20 минутлык тәнәфес. Биюләр. Уен-көлке. Кәләш туй букетын кызларга ату тантанасы үткәрелә. Туйның югары ноктасы торт китерелә. Торт кискәндә түбәндәге шигырь юллары укыла. )

 
Тамада:

Гаилә кору – зур юлларның башы,

Юлларыгыз һәрчак ак булсын .

Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын,

Чәчәкләре мәңге саф булсын.


Тамада:

Ышыкланырга өчен давылларда

Каеннарга кирәк имәннәр.

Сөйгән ярга янып сөйгәнеңнең

Мәхәббәте терәк, дигәннәр.

 


Ир һәм хатын – гади вакланмаулар,

Ир – санаучы, хатын – ваклаучы.

Ваклатса да, эреләтсә дә ул

Һәр гаиләдә барсын саклаучы.

 


Әйтер сүзләр, ярты юлда сүнеп,

Йөрәкләрдә юшкын булмасын.

Өйне туй көнендә генә түгел,

Гомер буе бәхет нурласын.

 


Мондый туйлар, дуслар, күбрәк булсын,

Чакырсагыз, без килербез.

Пар күгәрчен кебек яшәсәгез,

Сезнең өчен без дә сөенербез.

Икегезгә тигез, матур,

Якты тормыш телибез.

Бүгенгедәй якты булып,

Үтсен һәрбер көнегез.


Хушыгыз!

 Тәмам.