Свадебный КАТАЛОГ

Все о свадьбе

(Советы от Гуру)
13 февраля 2020
Букет невесты 2020
Тренды в цветочном мире, что нового предлагают флористы невестам, какие букеты для свадьбы и никаха будут модными


03 февраля 2020
Лучшие дни для свадьбы в 2020 году
Выбираем благоприятные даты для заключения брака, проведения свадьбы и никаха.


Выкуп невесты на татарском языке 1

06 мая 2010
Кыз алу йоласы.

 

ЗАГСка барыр алдыннан кияү кәләшне алырга бара. Ә анда аны төрле сынаулар көтә. Гадәттә, сынауларны кәләш ягыннан шаһит һәм иптәш дус кызлары үткәрә. Һәр ишек саен кияүгә берәр сынау.

Шаян кызлар: Исәнмесез-саумысыз! Нишләп йөрисез безнең якларда?
Кияү: Мин үземнең сөйгәнем янына килдем...
Алып баручы: Шулай мени?! Алай булгач, сөйгәнең янына керергә ашыга торгансыңдыр... Ләкин әле монда сине төрле сынаулар көтә. (капка янына алып килә)

"Ишек бавы бер тәңкә,
Безнең апа мең тәңкә.
Ашыкмый тор, кияу абый,
Балалар кулы чыңлап торсын!
Туйларыгыз шаулап барсын"

(Кияү егет ишек алдындагы балаларга чыңлаучы тәңкәләр ата.)

1 сынау:

Бу дөньда телләр бик күп,
Белмибез кайсысын гына.
Ә син кияү балакай,
Хисләреңне 4 телдә әйтеп кара.

(Кияү кычкырып “Мин сине яратам” дип 4 төрле телдә әйтергә тиеш)

2 сынау:

Менә ничек ярата икән үзенең мәхәббәтен... Афәрин!!! Ә хәзер кәләшнең исемендәге һәр хәреф саен кияү җырларга тиеш!
(Ишеккә зур итеп кәләшнең исеме язылган. Һәр хәрефкә берәр җыр җырларга кирәк. Ә җырның сүзләре шул хәрефтән башланырга тиеш).

 


  Статья "Подарки на никах. Кто, кому, что дарит"


 

3 сынау:

Ишеккә төрле саннар язылган йөрәкләр беркетелә. Һәр йөрәк саен берәр сан-дата. Ләкин алар гади генә саннар түгел. Егет аларны белергә тиеш.
Мәсәлән:
14 – никахлашкан көн;
2 – кәләшнең туган көне;
37 – кәләшнең аяк киеме размеры һ.б.


4 сынау:

Кызлар бик күп бу дөньяда,
Кадерлесе бер генә.
Кайсы ирен аныкы дип,
Кияү баш ватсын, менә!

(ишеккә беркетеләгән ватманда помада белән үпкән иреннәр. Ләкин шулар арасында кәләшнең дә иреннәре бар. Кияү шулар арасыннан сөйгәненең иреннәрен табырга тиеш. Әгәр хата ясаса – штраф түләнә).


5 сынау:

Бу алма гади түгел,
Буш шырпы саен бер сүз.
Кияүнең 15 шәп сыйфатын,
Шаһиты әйтергә әзер.

(Кияүнең шаһитына шырпылар кадалган алма бирәләр. Һәр шырпыны тартып чыгарган саен, кияүнең яхшы сыйфатларын әйтергә тиеш).

6 сынау:

Ишек бавы бер алтын
Безнең апа мең алтын.
 


(кызлар кияүгә һәм аның дусларына катык тутырылган өч стакан бирә. Алар шуның кайсысында йортның ачкычы барлыгын әйтергә тиешләр. Шуннан соң сайлап алган стакандагы катыкны эчеп, ачкычны алырга тиеш булалар)


7 сынау:

Өзмәскә, кисмәскә
Теләсә ничек керергә.


(Ишеккә үрмәкүч пәрәвезедәй җепләр үрелгән. Кияү аны өзмәскә дә, кисмәскә дә тиеш. Ә керер өчен яндырырга гына кирәк. Әгәр кияү белсә кәләш янына керә. Ә инде белмәсә штраф түли).


Алып баручы:
Кияү балакай! Бик уңган-булган икәнсең. Сынауларны узып чыктың. Инде иң зур бүләкне тапшырырга да без әзер.

Котлы булсын туегыз,
Якты булсын уегыз.
Тазалык-бәхет телибез,
Кыз өенә рәхим итегез!


Тәмам!!!

Присоединяйтесь к нам!
Свадебный Гуру — интернет-проект для тех, у кого намечается свадьба в Казани, кто помогает готовить этот праздник. На портале они найдут все для свадьбы. Полезные и удобные свадебные фотогалереи и сервисы (бюджет свадьбы, список дел, записная книжка невесты) позволяют нам называть сайт виртуальным помощником при подготовке к свадьбе. строке поиска слова: «свадьба Казань» или «свадьба в Казани», что бы узнать все предложения свадебной и праздничной сферы нашего города. Для этих целей и открылся портал Свадебный Гуру.

2010-2020 © Свадебный гуру - свадьба Казань.
Наш адрес: 420029, г. Казань, ул. Сибирский тракт, д.34

Копирование любых материалов для их размещения на других площадках возможно только с письменного разрешения Администрации сайта.

Наверх ↑