Свадебный КАТАЛОГ
- Банкетные залы, кафе
- Свадебные салоны Казани
- Мужские костюмы на свадьбу, никах
- Организаторы, агентства
- Прическа и визаж, SPA
- Ювелирные салоны
- Транспорт, лимузины
- Фотографы на свадьбу
- Видеооператоры Казани
- Цветы на свадьбу
- Торт и каравай на свадьбу
- Оформители, декораторы
- Ведущие, артисты, шоу
- Свадебный танец
- Подарки молодоженам
- Приглашения на свадьбу
- Гостиницы, базы отдыха
- Свадебное путешествие
- Ассорти
- Выставки и мероприятия
Все о свадьбе
Кыз алу йоласы№2
Халкыбызда кыз алырга килү йоласы бик тә популяр. Елдан-ел кияү өчен сынауларның төрләре артканнан-арта бара. Сынауларны кәләш ягыннан шаһит һәм иптәш дус кызлары үткәрә. Һәр ишек саен кияүгә берәр сынау.
Шаһит: Уң аягың белән атла,
Тормышың да уң булсын.
Кыз алырга килгәнсең икән,
Кесәңдә акча чыңлап торсын.
Йөгереп кереп китәр өчен
Безнең ишегебез тар.
Хәзинәләрдән дә кыйбат,
Җиләктәй апабыз бар!
1 сынау:
Капкага кәләшнең исемеязылган,
Бу очраклы гына түгел.
Һәр хәреф башланган җырны
Җырларга кияү балакай әзер.
(Кияү дуслары белән җырлар башкара)
2 сынау:
Яратам дигән сүзне
Һәр кеше әйтергә әзер.
Ә син җизнәкәй, хисләреңне,
Япон, төрек телендә әйтеп кара!
(Кияү кычкырып “Мин сине яратам” дип япон, төрек теледә әйтергә тиеш)
3 сынау:
Бу эзләр кияүне үзенең яраткан (кәләшнең исеме) мәсәлән, Гөлнарасына тагын берничә адымга якынайтыр.
(Җиргә аяк эзләре төшерелгән. Кияү һәр адым саен сөйгәненә ишетелерлек итеп матур сүзләр әйтергә тиеш.)
4 сынау:
Умарта өчен иң кадерле
Табигатьтә татлы бал.
Кәләш өчен иң якын,
Кадерле әйбереңне сал.
(Ишек янында ләгән куелган. Ул сулы. Кияү кеше кәләше өчен кадерле әйберен салырга тиеш. Кайберәүләр “акча сал” дип киңәш бирә. Ә дөреслектә кияү табак-ләгәнгә үзе кереп басырга тиеш. Әгәр ул моны белми икән, кияүгә җаза бирелә).
5 сынау:
Менә сиңа юеш сөлге. Син аны хәзер сөйгәнеңне никадәр яратсаң, шулай нык итеп бәйлә. Ә хәзер өеңдә тавыш купмас өчен никадәр күп көч куячаксың, шуның хәтле сөлгене сүт.
6 сынау:
Ишек түрендә бер савыт,
Ул гади генә түгел.
Анда салынган ачы катык,
Кияү шуннан ачкыч эзләргә әзер.
(Катык салынган тәлинкәдән, бүлмәнең ачкычын эзләргә тиеш).
Шаян кызлар: Без инде риза юмарт кияүгә
Апабызны бирергә.
Пар кошлар кебек сайрашып,
Гомер итегез бергә!
Кияү кәләшне алып чыккач алып баручы:
Мин озатам сезне ерак юлга,
Озын юлга – гомер юлына;
Кулны-кулга, уйны-уйга кушып,
Мәңгелеккә бергә булырга.
Тәмам!!!
2010-2020 © Свадебный гуру - свадьба Казань.
Наш адрес: 420029, г. Казань, ул. Сибирский тракт, д.34
Копирование любых материалов для их размещения на других площадках возможно только с письменного разрешения Администрации сайта.