Кай арада үсеп җиттегез соң?
Сезме соң бу? Ышанмый күңел...
Туй көнегез, улым, котлы булсын,
Өйләнү ул – уен эш түгел.
Сиңа атап әйтәм бу сүземне,
Әти кеше – терәк багана.
Саклаучы да, яклаучы да була
Баласына, сөйгән ярына.
Шуңа, улым син беренче көннән
Хуҗа итеп той да үзеңне,
Әтиеңнән үрнәк алып расла
Гаиләдә һәрбер сүзеңне.
Балаларың булсын сау-сәламәт,
Мал-мөлкәтең булсын, алтының.
Бу бит – минем ирем диеп, балкып,
Горурланып торсын хатының.
Шулай итеп матур яшәсәгез,
Без дә бик сөенеп яшәрбез.
Хатыныңа килен дип түгел,
Кызым диеп сөеп дәшәрбез.
Бүген сезнең бик тә истәлекле
Һәм бәхетле кызыл туегыз.
Көмеш, алтын, якут туйларгача,
Бергә булса иде уегыз.