подготовка к свадьбе, свадьба в Казани, все о свадьбе

Все о свадьбе

(Советы от Гуру)

Свадебный КАТАЛОГ

25 октября 2012
Светлана Лялина: Сказку сделать былью
Дизайнер Светлана Лялина знает, как угодить невесте: ее свадебные платья останутся с вами навсегда.


16 октября 2012
Самое-самое свадебное платье
Самое дорогое, самое известное, самое вкусное и другие самые-самые-самые свадебные платья – в нашем обзоре.


26 апреля 2012
Татарская свадьба

Яңалыкка омтылучы дизайнер. Наҗия Галимова.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Дөреслектә, Аллаһ – матур, һәм Ул матурлыкны ярата” – дигән. Бу сүзләр кешенең тышкы матурлыгы турында гына түгел, билгеле. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе тирәндәрәк ята.
Яңалыкка омтылучы дизайнер. Наҗия Галимова.

Адәм баласының эчке дөньясы, күңел халәте, җаны да – матур, гүзәл булырга тиеш. Тик хатын-кыз турында сүз алып барганда, тышкы матурлык турында әйтеп китми булмый. Еллар узган саен татар мөселман модасы зуп адымнар белән алга атлый. Бәйгеләр арту белән беррәттән, мөселман модасы белән кызыксынучы дизайнерлар да күбәя. Шуларның берсе, дипломлы белгеч, дизайнер Наҗия Галимова белән әңгәмә корып алыйк але. Аның “Вещий сон” 2009 ел, “Ән-Ниса” 2010 ел коллекцияләре «Islamic Clothes» I һәм II халыкара Мөселман модасы бәйгесендә Гран-прига лаек була.

- Наҗия ханым, мөселман модасы белән шөгыльләнергә нәрсә этәрде?

- Беренче чиратта, җәмгыятькә бу һөнәрнең кирәклеген аңладым. Мөслимәләр елдан-ел арта бара, димәк минем хезмәт җимешләремне кулланучылар да арта дигән сүз. Гомумән, мин универсаль рәссам-дизайнер. Минем өчен хатын-кыз яулыкта булу булмавы шарт түгел. Мин кешедә кешелеклелек сыйфатын өстен күрәм. Миңа ачык күңелле кешеләр белән эшләве ошый.

- Мөселман модасына килеп кергәч нинди авырлыклар килеп туды?

- Бик тә җитди каршылыклар булмады анысы. Тик бүгенге көнгә кадәр тукыма сайлау, гадәттәгечә, авырлык тудыра. Кибет киштәләрендә тукымалар төрлелеге күп булса да, җитеп бетми. Шуңа күрә булган тукымалар белән генә эшлисе кала. Тагын бер нәрсә бик мөһим. Ул команданың бердәмлеге. Мисал өчен, никах күлмәген генә алыйк. Аны кәләш киярлек итеп әзерләгәнче күпме этаплы эш башкарыла. Дизайнердан алып тегүчегә кадәр зур хезмәт юлы үтә. Дизайнер эскизларны ясады да бирде түгел. Беренче чиратта, дизайнер ул психолог булырга да тиеш. Ул кешенең эчке дөньясын, күңел халәтен ачып, аның характерына туры килерлек кием уйлап таба, тәгъдим итә. Үлчәмнәр дөрес алынырга тиеш. Бары тик 3-5 см. арттырып яисә киметеп куйсаң да, кием кешедә икенче төрле күренә. Шуңа күрә, дизайнер-конструкторлар белән тегүчеләр арасында үзара аңлашу күпере салынырга тиеш.

- Синеңчә бүгенге көндә татар модасына нәрсә җитеп бетми?

- Хатын-кызның бу өлкәдәге гыйлеме җитеп бетми дияр идем. Махсус мәктәпләр, университетлар юк бездә. Шул ук түләүле курслар булдырырга кирәк. Бүгенге көндә хатын-кызлар ирләргә охшый башладылар. Элек бит кызлар махсус пансианатларда тәрбияләнгәннәр. Аларны анда үз-үзеңне тоту, дөрес сөйләшү, матур йөрү һәм киенү кебек, бары тик кызларга гына хас әйберләргә өйрәткәннәр. Нинди генә заман булмасын, хатын-кыз – хатын-кыз булып калырга тиеш. Үзенең тышкы кыяфәте белән дә, эчке дөньсы белән дә ул шул исемгә лаеклы булсын.

- Хатын-кыз кием сайлаганда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?

- Үз-үзеңне ачырга кирәк. Матурлыкны тоеп, үзеңә нәрсә кирәклеген белергә тырышырга. Алда әйтеп киткәнемчә, әлеге шул махсус дәресләр кызларны хатын-кыз буларак ачырга ярдәм итәр иде. Андый дәрес-курслар ачылып карады бездә. Мәсәлән “кәләшләр мәктәбе” булдырылды. Тик бу адымга җитди карарга кирәк. Аның никадәр мөһим икәнлеген җәмгыятькә җиткерергә кирәк. Хатын-кыз күбрәк үз өстендә эшләргә тиеш. Күбрәк аралашырга,күбрәк укырга. Әгәрдә син җәмгыятькә файда китерә алуыңны сизәсең икән, димәк хезмәт итәргә кирәк. Бер урында таптанып тору кирәкми. Гомумән, татар хатын-кызлары алар көчле, хәрәкәтчән, актив халык. Алар җәмгыятькә, дәүләткә күп файда китерергә сәләтле. Кызганычка каршы, кайбер мөселман ирләре хатыннарының ирекләрен чикләп, бары тик йорт эшләре, балалар тәрбияләү кебек вазыйфаларны гына башкаруны таләп итәләр. Аллаһ Тәгалә сиңа сәләт биргән икән, аны кулланырга кирәк.

- Мәскәү, Пермь, Чиләбе һәм Казандагы халыкара конкурсларда еш катнашып, лаеклы урыннарга алырга өлгергәнсең. Ә беренче хезмәтеңне хәтерлисеңме?

- Беренче кллекция “Вещий сон” дип атала. Әлеге тупланманың максаты катнаш стильләрне кушып, яңа бер кием уйлап табу иде. Еш кына татар халык киеме дигәч, күз алдына сәхнә костюмнары килеп баса. Алар барысы да 19 гасыр ахыры 20 гасыр башы китапларына нигезләнеп тегелгән. Бер-берсен кабатлап килә, кайбер детальләре генә үзгәртелә. Шуңа күрә, мин үз коллекциямдә татар халык күлмәкләренә башка халык киемнәреннең үзенчәлекләрен кертеп карарга булдым. Мәсәлән, славян халыкларыныкын. Шуңа күрә , һәр коллекцияне булдырганда, бик күп өйрәнергә, эзләнергә туры килә.

- Үз-үзеңне профессиональ яктан үстерү өстендә нәрсәләр эшлисең?

- Мода турында күбрәк укырга тырышам. Һәрвакыт яңалык эзлим. Яңалык булмаса, иҗат итеп булмас иде. Ул илһамландыра. Кызыклы кешеләр белән аралашырга тырышам. Үз хезмәтеңне халыкка җиткерә белергә, тәкъдим итә белергә кирәк. Ә моның өчен һәрвакыт үз өстеңдә эшләү зарур.

- Мода өлкәсендә үрнәк алырлык белгечләрдән кемне атар идең?

- Сәнгать белгече, мода буенча тарихчы Александр Васильевны мин чын мәгънәсендә укытучым дияр идем. Ул бик тә ачык, нечкә күңелле кеше.

- Бүгенге көндә нинди тукымалар модада?

- Әлбәтта, табигать төсләре белән баетылган натураль тукымалар. 23 яшькә кадәрге кызлар никах күлмәгенә тукыма сайлаганда йомшак, җылы төсләргә игътибар итәләр. Аларның күңелләрендә самимилек сизелә. Киемдә серлелек хөкем сөрә. Хатын-кыз бит һәрвакыт серле булырга тиеш. Бүгенге көндә ефәк тукымасы күпләргә ошый. Ефәкнең дә бит төрлесе була. Кемгәдер юка ефәк килешә, кемгәдер киресенчә – калынрагы.

Невесты мусульманки в нарядах для никаха от дизайнера Нажии Галимовой

- Никах мәҗлесенә кием әзерләү процессы күпме вакыт дәвам итә?

- 3-4 атналар тирәсе. Иң элек кәләшнең үлчәмнәре алына, эскизлар тәгъдим ителә, тукымалар сайлана. Аннары тегү прцессы башлана. 2 тапкыр киемне киеп карау, ягъни примерка була. Соңыннан әлеге киемгә туры китереп аксесуарлар, аяк киеме сайлана. Никах буласы көнне визажист кәләшне әзерләгәннән соң, яулыкны бәйләү эше башланып китә. Күп кенә кызлар тюрбан ябынуны хуп күрә. Кәләшне бәйрәмгә әзерләүдә бер генә кеше катаншмый. Бер команда булып, үзара аңлашып эшләргә кирәк..

- Син әле, белгәнемчә, хна белән кулга рәсем төшерү белән дә шөгыльләнәсең. Бу эшкә ничек алындың? Бик тә четрекле эш бит.

- Әйткәнемчә, рәссам һәрвакыт эзләнүдә. Хна белән рәсем төшерү михенди дип атала. Бу эштә татар орнаментларына мөрәҗәгать итәм. Мәсәлән, шул ук ләлә чәчәген төрле халык үзенчә тасфирлый. Индия халыкларыныкы, татарларныкыннан аерылып тора. Шулай ук кияү белән кәләшнең баш хәрефләрен төшерәм. Бу үзенә күрә бер сәнгать төре . Бик тә ихтибарлылык сорый торган хезмәт.

- Синеңчә, татар модасының үзенчәлеге нәрсәдә?

- Борынгы заманнарда хатын-кызның киеме, бизәнү әйберләре аша, аның финанс халәтен ачырга мөмкин булган. Татар хатын-кызлары тыйнак, шул ук вакытта зәвыклы киенгәннәр. Бүгенге көндә дә тыйнаклык татар кызларының канында. Бу тыйнаклык киемдә дә чагылыш таба. Татар халык киемнәрендәге орнаментлар байлылыгы турында әйтәсе дә юк. Алар буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр сакланып килә. Бу үрнәкләрне теләсә кайсы киемдә кулланырга мөмкин. Бары тик урынлы һәм дөрес кулланырга гына кирәк.

- Киләчәктә мөселман модасы үсешенә нинди яңалыклар кертергә теләр идең? Алдагы көнгә планнарың ничек?

- Бу әлегә сер булып калсын. Тик яңа идеяләр белән янам. Хәзерге вакытта 2 төрле коллекция өстендә тырышып эшлим. Берсе никах күлмәкләре булса, икенчесе мөслимәләр өчен көндәлек кия торган киемнәр. Минемчә, дизайнер елга кимендә 2 төрле коллекция әзерләргә тиеш.

- Наҗия ханым, җанлы әңгәмә өчен зур рәхмәт. Уңышлар сезгә!

Руфия Ишметова
специально для Свадебного Гуру

Поделиться с друзьями
Читать еще

Оставить отзыв

Имя *:
E-mail:
Комментарий *:
Подтвердите, что вы не робот и ответьте:
1+4=
Присоединяйтесь к нам!
Наверх ↑
2010 © Свадебный гуру - свадьба Казань.
Наш адрес: 420029, г. Казань, ул. Сибирский тракт, д.34
Телефон: +7(917) 2764658
Копирование любых материалов для их размещения на других площадках возможно только с письменного разрешения Администрации сайта.
Свадьба.Net.Ru Tatarstan.Net - все сайты Татарстана