Свадебный КАТАЛОГ
- Банкетные залы, кафе
- Свадебные салоны Казани
- Организаторы, агентства
- Прическа и визаж, SPA
- Ювелирные салоны
- Транспорт, лимузины
- Фотографы на свадьбу
- Видеооператоры Казани
- Цветы на свадьбу
- Торт и каравай на свадьбу
- Оформители, декораторы
- Ведущие, артисты, шоу
- Свадебный танец
- Подарки молодоженам
- Приглашения на свадьбу
- Гостиницы, базы отдыха
- Свадебное путешествие
- Ассорти
- Выставки и мероприятия
Все о свадьбе
Туй хидҗәбе
“Хидҗәб” сүзе гарәп теленнән, саклану, ябыну дигәнне аңлата.
Мөселман кәләшенең туй күлмәге көн саен киелә торган гадәти киемнән аерылып тора. Туй көнендә Ислам динен тотучы мөселман кызы модалы матур киенергә хаклы. Чөнки шаригат буенча туй уздыру сөннәт булып санала. Аны үткәрү рөхсәт ителә. Шулай булгач, нишләп әле кәләш күз яуын алырлык чибәр булмаска тиеш ди!?
Дөньяның күп кенә мөселман киеме дизайнерлары ел саен кәләшләр өчен яңадан-яңа коллекцияләр уйлап табалар. Төркия. Индонезия, Көнчыгыш гарәп илләрендә гомумән бу юнәлеш алга киткән.
Шаригат буенча туй хидҗәбен сайлаганда түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк.
- Кием кәләшнең гаурәт җирләрен, ягъни чәчләрен һәм тәнен капларга тиеш. Бары тик йөзе һәм кул чуклары гына күренә ала. Муен, җилкә, колаклар барсыда ябык булып, күрнмәскә тиешләр.
- Тукыма шулай ук, тыгыз булуы яхшы. Чөнки юка, үтә күренмәле тукымадан тәннең кайбер өлешләре күренергә мөмкин. Ә ислам буенча бу рөхсәт ителми.
- Кием кәләш өстендә иркен булырга тиеш, кысып тормасын. Сыланып торган кием кияргә ярамый.
- Ят ирләр янында киемнән татлы исләр аңкып торырга тиеш түгел.
- Кием артык игътибарны үзенә җәлеп итергә тиеш түгел.
Мөселман кәләшләренең киеме аның йөзенә туры килеп, аны үз дине белән горурлыгын күрсәтеп торырга тиеш.
Гаилә тормышында бәхетләр сезгә!
Ссылки: Студия мусульманской моды Лейсан Хазиевой Фото хиджаб на свадьбу и на никах
2010-2017 © Свадебный гуру - свадьба Казань.
Наш адрес: 420029, г. Казань, ул. Сибирский тракт, д.34
Копирование любых материалов для их размещения на других площадках возможно только с письменного разрешения Администрации сайта.
Оставить отзыв